2016 елда күп ял итәчәкбез

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бәйрәм итәргә бихисап сәбәп булгангадыр, Россияне дөньяда иң күп ял итүче ил дип уйлыйлар. Хәер, башкалар да калышмый: Израильдә, Шри-Ланкада, мәсәлән, ел буена бәйрәм яллары 25 көнгә җыела, Бразилиядә – 21, Кытайда – 16, Япониядә – 15, Көньяк Кореяда – 13. Ә менә эш урынында бирелгән чираттагы ялларны кушып санаганда, Россия дөрестән дә иң “ялкау” ил булып чыга. Россиядә эшләүче кешеләр елына кимендә 28 көн ялга дәгъва итә ала, моннан күбрәк – 30 көн – Бразилиядә генә.

2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре:

2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек.
7 гыйнварда – Раштуа булды.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
9 май – Җиңү көне.
12 июнь – Россия көне.
30 август – Татарстан Республикасы көне.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.
2016 елда Ураза бәйрәме – 5 июльгә, Корбан бәйрәме – 12 сентябрьгә туры килә.


Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендә кабул ителгән “2016 елда ял көннәрен күчерү турында”гы карары белән быел кайбер яллар түбәндәгечә үзгәрде: шимбәгә туры килгән 2 гыйнвар ялы 3 майга (сишәмбегә), якшәмбегә туры килгән 3 гыйнвар ялы 7 мартка (дүшәмбегә), ә шимбәгә туры килгән 20 февраль 22 февральгә (дүшәмбегә) күчте.

Шулай итеп, гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда – 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә. Россия көне уңаеннан, җәй көне – 11, 12, 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге хөрмәтенә 4, 5, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Татарстанда ел саен 30 августта – Республика көне, 6 ноябрьдә – Конституция көне билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, быел 6 ноябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, республика халкының көзге “каникуллары” тагын бер көнгә озыная (бәйрәм ялы 7 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә). Татарстанда мөселманнарның быел 5 июльгә (сишәмбе) туры киләчәк чираттагы Ураза бәйрәмен һәм 12 сентябрьдә (дүшәмбе) булачак Корбан бәйрәмен дә, гадәттәгечә, зурлап уздыру ниятләнелә.

Гомумән санаганда, быел Татарстанда 243 эш көне (20 февраль, 4 июль, 29 август һәм 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак), 123 ял көне булачак, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International