Нурлаттан – дүрт алтын медаль

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Турнир 9 гыйнварда Нурлат шәһәрендә узды. Әлеге бәйгедә Чирмешән, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки районнарыннан 150 яшь көрәшче катнашкан. Безнең егетләр – 36 килограммга кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган Илнар Хәмидуллин (Базарлы Матак), 40 килограммга кадәр үлчәмдә Данил Зәйнуллин (Алпар), 50 килограммга кадәр – Шәфкать Нуретдинов (Базарлы Матак) һәм 55 килограммга кадәр – Салават Мәрдиев (Базарлы Матак) беренчелекне алуга ирештеләр. Җиңүчеләребезнең тренеры Илдар Әхмиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International