Юлларны чистартып торалар

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Участокта мастерларның һәм йөртүчеләрнең автомобиль юлларында тәүлек әйләнәсе кизү торуы оештырылган. Юлларны кардан чистарту, көртләрдән һәм бозлавыктан арындыру өчен барлык төр техника да әзерлек сызыгында. Быел участокта  техника тагын да арткан. Кышкы юлларны карап тору өчен алты берәмлек махсус (комбинированные) юл машиналары, өч автогрейдер, дүрт МТЗ, ике К-700 тракторы, ике  “Амкадор” погрузчигы файдаланыла. Юллардагы тайгаклыкка каршы көрәшү өчен җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы бар. Бригадир Рамис Заһидуллин җитәкчелегендә 12 юл эшчесе юл билгеләре, металл киртәләр, павильоннар тирәләрен  көрәк белән кардан чистартып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International