Әлки районы Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында игълан ителгән “Иң әйбәт бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсында катнаша

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Тавыш бирүдә катнашу өчен компьютерда “Конкурс “Лучшее оформление новогодней елки среди муниципальных образований Республики Татарстан” дип җыю сорала. Аннан  тәкъдим ителгән районнар арасыннан “Алькеевский муниципальный район”га басасы һәм 5 баллы  шкала буенча бәяңне куясы.

Конкурста катнашучылар өчен тавыш бирү 21 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Туган төбәгебез патриотлары булып калыйк – үз тавышларыбызны районыбыз чыршысы өчен бирергә ашыгыйк.

Конкурста җиңгән районнар зур күләмдә акчалата бүләкләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International