Районның ау биләмәләрендә 1 гыйнвардан җәнлекләрне исәпкә алу башланды

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану  идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьлар, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре, актив аучылар башкара. Районның ау биләмәләре 35 маршрутка бүленгән. Аларның һәрберсе уртача 10 чакрымга сузыла. Үткән еллардан аермалы буларак, быел  маршрутларны кар машиналарында узарга рөхсәт ителми. Урман-басуларда җәяү һәм чаңгыда йөриләр.

Җәнлекләрне исәпкә алу өчен аларның эзләрен саныйлар. Исәпкә алынасы маршрутта  алдагы көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне  шунда салынган эзләрне саныйлар. Андрей Ерусланов әйтүенчә, җәнлекләрнең һәркайсы эзләре буенча таныла икән. Безнең урман-кырларда нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре яши, ә бүреләр бик аз ди. Җәнлекләрне генә түгел, кыр тавыгы, көртлек, урман тавыгы кебек киек кошларны да саныйлар.

Егерьлар һәм аучылар маршрутларның 30 проценттан артыгында инде санау үткәргәннәр.  Бу эш тәмамлангач, барлык мәгълүматлар республика идарәсенә юллана. Анда ахыргы нәтиҗә чыгарыла. Җәнлек һәм кошларга ау лимиты да шул нәтиҗәләрдән чыгып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International