Балалар да, олылар да алка суга

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Көндез биредә бала-чага чыр-чу килә. Кичләрен исә тимераякка олылар баса. Яңа елның беренче атналарында бирегә йөрүчеләр бигрәк тә күп булган – тирә-күрше авыллардан, хәтта Биләрдән хоккей командалары килеп, ике як капкага алка куганнар. Авыл халкына да күңелле: яше-карты, кич җиттеме, шунда җыелып, уеннарны тамаша кыла, күңеленә хуш килгән команда өчен җан ата, чана-чаңгы шуып күңел ача хәзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International