Әлки районында йөздән артык егетне хәрби исәпкә куйдылар

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

18 гыйнвардан биредә чакыру комиссиясе эшләде. Тулысынча үз табибларыбыздан һәм белгечләрдән торган комиссия 100 дән артык үсмернең сәламәтлеген тикшерде, авырулары булганнарны исәпкә алды. Аларны 18 яшьләре тулганчы дәвалап, сәламәтлекләрен ныгытырга тырышачаклар. Моңарчы хәрби исәптә тормаган, яшьләре олырак булган егетләр дә исәпкә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International