Әлкилеләр үзара салымны хуплады

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов белдерүенчә, тавыш бирү участокларының барысында да референдум  закон кысаларында үткән. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 15011 кеше кертелгән булса, шуларның 90,8 проценты  референдумда катнашкан. Референдум бюллетененә кертелгән, авылларда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә үзара салым билгеләү хакындагы  сорауларга тавыш бирүчеләрнең 93 проценты уңай җавап биргән. 

Район сайлау комиссиясенә, прокуратурага тавыш бирү участокларында закон бозу очраклары турында бернинди хәбәр, дәгъвалар кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International