Районыбыз салкыннарны ничек кичерә соң?
Өшүдән сакланыгыз
Иң мөһиме, салкыннардан кешеләр зыян күрмәгән. Районның баш табибы урынбасары Игорь ЛЕОНТЬЕВ әйтүенчә, өшүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.
–Һава инде җылына төшсә дә, алга таба суыкларның бит тагын кабатлануы мөмкин. Шуңа салкыннардан саклану кагыйдәләрен һәркем белеп торсын иде,–ди Игорь Леонтьев. –Һава температурасы нык төшкәндә урамга туклыклы ашап, җылы киенеп чыгыгыз. Иң әйбәте – кат-кат киенү, киҗе-мамык һәм йон киемнәргә өстенлек бирү. Истә тотыгыз: салкында спиртлы эчемлекләр кулланмавың хәерле. Суыкларда һәм буранда ерак юлга чыгудан да тыелып торырга кирәк. Ә инде сәфәргә чыгуны кичектереп булмый икән, машинагызның төзеклегенә инаныгыз, үзегез белән һичшиксез термоста кайнар чәй, җылы киемнәр алыгыз. Суыкта битегез, колак я борыныгыз агарып киткән икән, аны кар белән ышкымагыз, кайнар әйбер дә куймагыз. Йомшак шарф я бияләй белән акрынлап җылыту дөрес. Югары кан басымлы, йөрәк авырулы кешеләргә суыкта аеруча сак булырга кирәк. Андыйлар урамга чыкканда даруларын онытмасын.