Пенсионерлар компьютерга өйрәнә

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Районыбызда пенсионерларны компьютер белемнәренә өйрәтү курслары 2007 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә 290 өлкән кеше әлеге заманча техниканы “иярләү” серләренә төшенгән. Быел бу максатларда республика бюджетыннан бирелгән субсидия хисабына тагын 40 эшләмәүче пенсионерны компьютерга өйрәтергә исәп тоталар.

Өлкәннәр өчен дәресләр балалар иҗат йортының компьютер кабинетында 12 февральдән үткәрелә башлый. Курсларга язылырга теләге булган пенсионерлар Пенсия фондының район идарәсенә (паспорт белән) Рәйсә Хәбибуллинага мөрәҗәгать итсеннәр иде. Белешмәләр өчен тел.: 89274357637. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International