Әлеге мәктәпләр икесе дә ике катлы биналарга урнашкан. Соңгы бер-ике елда Түбән Кәчи мәктәбе түбәсеннән яңгыр үтеп җәфалады. Шуңа да 2016 елгы капиталь ремонт планына әлеге мәктәп беренче итеп кертелде. Яңа елга аяк басуга биредә ремонт эшләре киң җәелдерелде.
32 бала белем ала торган Иске Салман мәктәбендә дә ремонт эшләре башланырга тора. Бүген инде мәктәп өчен яңа пластик тәрәзәләр кайтарылган. Ике мәктәптә дә төзүчеләр ремонт эшләрен сентябрь башына тулысынча төгәлләргә ниятлиләр.