Авылларның берсе канәгать, икенчесе бераз үпкәле

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Әле күптән түгел генә эшкә керешсә дә, Муса Гата улының инде халыкка сөйләр сүзе җыелган да. Иске Чаллы һәм Яңа Чаллыда үткән киңәйтелгән утырышта ул җирлектәге демографик хәлгә бәя бирде: биредә 220 шәхси хуҗалык бар, аларда 156 сыер асралып, кешеләр сөт сатып, акча эшли алалар (һәр сыердан ел әвамында 67 мең сумлык сөт хәзерләнгән, сөтбикә хуҗаларына 10 миллион сумнан артыграк табыш китергән).

Яхшы юл өстендә утырган бу авылларда рәхәтләнеп яшәрлек. Соңгы елларда гына да 35 яңа йорт төзелгән. Ут, су, газ белән бәйле проблемалар да юк. Дөрес, Муса Гата улы әйтүенчә, суүткәргечләрне ремонтлап торырга туры килә. Мондый очракларда күбрәк үз көчләренә ышаналар Чаллы якларында. Шулай булмыйча: катлаулы бер очракта Әлки коммуналь челтәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килгәч, оешма хезмәтләре өчен 13 мең сум акча түләткәннәр.

–Казанга 7 тапкыр ярминкәләргә бардык, күршеләргә барып концертлар куйдык, бәйрәмнәрне матур итеп, күңелле итеп үткәрәбез. Ирекле халык дружинасы да әйбәт эшли, исәптә гент түгел, санда бар. Үзебез өчен, иминлегебез өчен кирәк бит. Ял көннәрендә ядгыз яшәүчеләрне игътибарсыз калдырмадык – барып, хәлләрен белеп тордык,–дип, авылдашларын мактап алды җирлек башлыгы.

Яңа төзелеш бар җирлектә– Бибай Чаллысында республика программасы буенча 50 урынлык клуб җитештерелә, Гомумән, Бибай, кечкенә авыл булса да, төш кенә. Вәлиәхмәтов Фәнил гаилә фермасы оештырган, дәүләт ярдәменә таянган

Өч авылдан да балалар Иске Чаллыга йөреп укый. Мәктәп директоры урынбасары Гөлүсә Галлямова әйтүенчә, барлыгы 51 укучылары бар. Аларны көненә ике мәртәбә кайнар аш белән сыйлыйлар. Балалар тырышып укый, тәртипләре дә әйбәт. Гомумән, бу авыллардан беркайчан да начарлык эшләп исәпкә куелган малай я кыз булмаган. Ә мәктәп районның 16 мәктәбе арасында төзелгән рейтингның 4 нче баскычында.

Клуб, почта хезмәткәрләренә дбгъвалары юк кешеләрнең. Әмма Бибайда вакытлыча фельдшер юк икән, шуңа борчылалар. Дөрес, Иске Чаллы фельдшеры … Шәмсетдинова атнага ике көн бу авылга барып, авыруларны карый, кирәкле ярдәм күрсәтә.

Төрле авылларда җыеннар төрлечә үтә. Кайдадыр халык тыныч кына тыңлап утыра, сораулар да булмый диярлек. Иске Чаллы җыены әнә шулай үтте.

Ә менә Яңа Чаллыда яшәүчеләр район җитәкчеләренә үпкәләрен җиткереп, шаулашып алдылар. Зар-дәгъваларны район башлыгы Рәшит Билаловка тыңларга туры килде. Яңа Чаллыда яшәүчеләр болай ди: төрле программалар буенча социаль объектлар бездә бер дә төзелми. Фельдшер пунктында укол ясатып булмый, салкын көннәрдә дарулар туңа. Клуб 1967 елда төзелгән, бөтенләй үк җимерек булмаса да, ни җылы тормый үзендә, ни идән-түшәме ышанычлы түгел. Моннан 24 ел элек төзелгән ике катлы мәктәптә балалар юк. Хәтта 70-10 яшьлек сабыйларны – башлангычларны да Иске Чаллыга йөртәләр, чөнки үз мәктәпләренең түбәсе яңгыр үткәрә, ремонт кирәк.

–Әллә район җитәкчеләре безнең авылның үлеп беткәнен көтәләрме соң?–диләр аптыраудан ни уйларга белмәгән халык. Аларга җавап итеп Рәшит Билалов мәктәп я клубның икесенең берсен ремонтлау өчен акча кайгыртачакбыз, дип ышандырды ышандыруын. Һәм тагын бер өмет: бу җирлекне дистәләгән еллар буе Иске Чаллыдан чыккан  рәис-башлыклар җитәкләде. Бәлки, аларның күрше авылга чынлап та игътибары җитмәгәндер. Ниһаять җирлеккә “глава” итеп Яңа Чаллы егетен сайладылар. Мөгаен, ул, өч авылны кайгыртып чапканда, Яңа Чаллы проблемаларын арткарак күчермәс, авыл өчен файдалы эшләр эшли алыр. Билгеле, авылдашлары хуплап, ярдәм итеп тораса.

Җыеннарда “Кызыл Шәрык-Агро”ның шундагы отряды агрономы Мәннур Җәмалиев, терлекчелек тармагы җитәкчесе Рәхимҗан Бәдретдинов үз өлкәләре эше турында сөйләделәр. Биредә фермалар ремонтланачак, димәк яңа эш урыннары булачак. Бусы авылларның киләчәгенә өметне тагын да ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International