Яман чирне алдан ачыклап була: дүрт төп билгесе

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Иң төп билгеләренең берсе – тән температурасының нормадан югары, 37,0 – 37,5 градус тирәсендә, булуы санала икән. Галимнәр фикеренчә, даими шундый тән температурасы белән йөрүчеләр, әмма бернинди авыру сизмәүчеләр кичекмәстән табибка күренергә тиеш.

Икенче һәм өченче билгесе – сәбәпсез авырлык кимү һәм кирәгеннән нык ару, йокычанлык. Шуңа да үз авырлыгыңа һәм көч запасына карата игътибарны арттыру мөһим диелә.

Дүртенче билге – тамак авырту, карлыгу һәм иреннәрдәге тиз генә төзәлми торган яралар, ди Америка галимнәре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International