Районыбызда күп балалы кайбер гаиләләрнең электрүткәргечләре бик начар хәлдә

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Шул хәлдән соң  районыбызда берьюлы берничә комиссия авылларда йөреп, күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын өйрәнде. Әлеге тикшерүләр күрсәткәнчә, бездә әле электрүткәргечләренең торышы кешеләр иминлеге өчен хәвеф тудырган, ягыла торган мичләре бик үк төзек булмаган гаиләләр шактый икән.

Мондый гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән райондагы хезмәт коллективларыннан, эшмәкәрләрдән, теләге булган һәркемнән  ярдәм җыю оештырылды. Район үзәгендә яшәүчеләр матди ярдәм средстволарын Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетына тапшыра ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International