Һәлакәт аркасында "Лада Калина" йөртүчесе урында ук вафат була. Аның салондагы 2 һәм 5 яшьлек балалары, хатыны тән җәрәхәте ала. Алар Чистай хастаханәсенә озатыла. Йөртүченең хатыны йөклелекнең 38 нче атнасында була. Тиз арада аның баласын ярып алырга туры килә.
Салондагылар саклык каешын эләктергән, балалар махсус креслога утыртылган була.