Кошкида ФАП төзелә

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Районда быел республика программасы нигезендә Карамалы һәм Кошки авылларында модульле ФАПлар салына. Карамалыдагысы инде бүген ачылырга әзер. Кошки ФАПы бинасын да “Строитель и К” төзүчеләре җыеп бетереп киләләр. Ул авылның үзәк урамында клуб белән янәшәдә урын алган.  Модульле ФАП экономияле электр мичләре белән җылытылачак.

Быел Алпарда модульле ветеринария пунктын өлгертү дә планга кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International