Шулай ук ике мунча яну очрагы була. 8 гыйнварда иртән Яңа Баллыкүл авылында, ә 27 сендә Базарлы Матакта мунчада ут чыга. Икесендә дә бәла мунча мичләрен файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге баш белгече Радис ИНСАПОВ әкилеләргә кабат янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Ут белән бик сак эш итегез, балаларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, электр приборларын һәм җылыткычларын файдаланганда бик игътибарлы булыгыз, өегездә, автомобилегездә электрүткәргечләрнең нинди хәлдә булуын карап торыгыз, ди ул. Шулай ук мичкә якканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә, морҗаларның төзеклеген күзәтеп торырга кирәк.