2003 елның 10 декабрендә ул Татарстан Югары суды тарафыннан авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән үтерү һәм кеше урлаган өчен хөкем ителә. 24 гыйнварда Киров өлкәсендәге төзәтү колониясенең дәвалау оешмасыннан кача.
Җинаятьчегә 48 яшь, буй озынлыгы – 192 сантиметр, диелә. Җинаятьче "Рэмбо" кушаматы аша таныш. Мәгълүматлы булучыларның "02" телефонына шалтыратуын сорыйлар.