Татарстанда имамның эзсез югалуы уңаеннан җинаять эше кузгатылды

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Россия Тикшерү комитетының Татарстан  идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять билгеләре буенча (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) эш кузгатылды.

 

57 яшьлек сөләйман Зарипов 7 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек танышы белән  үзенең Тoyota Corolla машинасында Саранскидан Казанга юл ала. Юл уңаенда алар Буа районы Иске Суыксу авылындагы мәчеткә кереп намаз укып чыга. Шуннан буага таба юлларын дәвам итәләр. Икенче көнне Toyota Corolla машинасы Буада табыла. Ир-атларның кайдалыгы турында мәгълүмат юк.

 

Җинаять эшен тикшерү, югалган ир-атларны эзләү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International