Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган – очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган.
LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург авиалиниясенең 554 нче рейсын башкаручы «Боинг-777» очкычы Пунта-Кана аэропортыннан Мәскәүгә юл алган була. Шаһитлар әйтүенчә, самолет күтәрелеп, 15 минут узгач аңа ут кабуы ачыкланган. Бортта 346 пассажир, шул исәптән 25 бала булган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк, диелә.