Әлки районының 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак

2016 елның 12 феврале, җомга

Быел районның 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак (аларның берсе –Иске Камкадагысы –инде эшли). Алар 100-200 баш савым сыерына һәм яшь бозауларга исәпләнә. Иске Матак, Үргәгар авылларындагы корпусларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Берсендә тирес чыгару җайланмасы, икенчесендә саву механизмы урнаштырасы гына калып бара. Ә Анино Салман, Салман, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Бибай Чаллысы  кебек авылларда ферма корпусларын ремонтлауга бригадалар тупларга җыеналар. Ремонтчыларны сайлаганда җирле осталарга өстенлек биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International