Юлларны кышын да ремонтлыйлар

2016 елның 12 феврале, җомга

Мондый чокырлар һава температурасының кискен үзгәреп торуы аркасында барлыкка килә. Аларны ремонтлау махсус асфальт-бетон катнашмасы кулланып, “салкын” ысул белән башкарыла. Бүгенгә Алексеевск-Югары Колок автоюлының Югары һәм Түбән Әлки авыллары янындагы участогында, Базарлы Матак-Болгар трассасының кайбер урыннарында шундый ремонт башкарылды. Әлеге эш дәвам итә.

Бульдозер машинистлары Шакир Шәрипов һәм Илнур Гатауллин юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында кар тоту өчен юл читләрендә траншеялар ясыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International