10 нчы сыйныфлар укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова катнашты. Ул укучыларга кызыклы һәм үтемле итеп республика парламентының вәкаләтләре, закон проектлары әзерләүдә депутатларның роле, республиканың бишенче чакырылыш депутат корпусы, парламентаризм тарихы хакында сөйләде.
Парламент дәресләре республикада инде сигезенче ел үткәрелә. Алар балаларда актив тормыш позициясе тәрбияләргә ярдәм итә.