Хлебодаровка мәктәбендә бюджеттан тыш средстволарга сигез тәрәзә пластикка алыштырылган

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Шуңа әлеге уку йортында республика  программасына кереп ремонт эшләре башкару тиз генә күренми. Ә мәктәптә җылы тормый. Дөрес, газ казаны да иске. Мәктәпнең агач рамлы тәрәзәләре дә шактый тузган, җылыны сарыф итә. Шуңа монда үз көчләре белән тәрәзәләрне алыштыру эшенә керешкәннәр.

Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында симертелгән үгезләрне сатып, шуның хисабына тиздән  спорт залындагы тәрәзәләрне дә пластикка алыштырырга җыеналар. Район мәгариф идарәсе исә киләсе уку елына кадәр биредәге газ казанын яңартырга ышандырып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International