Салман урта мәктәбендә мондый дәрестә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Воропаева да катнашты. Дәрес балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Укучылар бөтен шартын китереп мәктәпнең балалар оешмасы президентын сайлап куйдылар. Шул рәвешле әлеге сәяси кампаниянең асылы, тавыш бирүне үткәрү тәртибе турында күп нәрсә белделәр. Татьяна Воропаева да укучылар өчен бик кызыклы әңгәмә үткәрде. Ничек депутат булырга, Дәүләт Советында, комитет һәм комиссияләрдә депутатларның эше нидән гыйбарәт, закон проектлары ничек эшләнә – болар хакында ул үтемле итеп, үз тормышы һәм эшчәнлегеннән мисаллар китереп сөйләде.