Быел районның 10 авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче фермалар ачылачак (аларның берсе –Иске Камкадагысы –инде эшли). Алар 100-200 баш савым сыерына һәм яшь бозауларга исәпләнә. Иске Матак, Үргәгар авылларындагы корпусларда ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Берсендә тирес чыгару җайланмасы, икенчесендә саву механизмы урнаштырасы гына калып бара. Ә Анино Салман, Салман, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Бибай Чаллысы кебек авылларда ферма корпусларын ремонтлауга бригадалар тупларга җыеналар. Ремонтчыларны сайлаганда җирле осталарга өстенлек биреләчәк.