Район сәхнәсендә – зона смотры

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бәйгедә  Нурлат, Чистай, Аксубай һәм үзебезнең район яшь театр коллективлары катнашты. Районыбыз данын яклап Иске Хурада һәм Әхмәт мәдәният йортлары балалар театр коллективлары чыгыш ясады. Хурададан “Театр һәм балалар” коллективы  Ленинград камалышына багышланган  “Минем әле килми үләсем” драмасын, ә әхмәтлеләр “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Драматурглар Рәдиф Сәгъдиев, Гафур Каюмов һәм республика  Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән торган жюри әлкилеләр чыгышын югары бәяләде. Конкурска нәтиҗәләр зона смотрлары төгәлләнгәч ясалачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International