Яңа Әнҗерә поселогында “Алексеевскдорстрой”ның куәтле экскаваторлары ике күлне чистартуга кереште

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Еллар үткәч күлләр саеккан, сусыз калган. Поселок халкы шул күлләрне чистартуда ярдәм сорап депутатыбыз, “Алексеевскдорстрой” җитәкчесе Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать итә. Депутат якташыбыз әлеге гозерне игътибарсыз калдырмый. Озакламый биредә эш башлана да. Дөрес, җирнең туңып җитмәве тулы куәткә эшләргә комачаулый. Әмма юлчылар авылның ике күлен дә  тиешенчә чистартырга ышандыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International