Район электр челтәрләре коллективы, биш командага бүленеп, мини-футбол ярышлары үткәрде

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Алар Базарлы Матактагы “Алинә” спорт залында  көн дәвамында ярыштылар. Шул рәвешле үз араларында иң көчле команданы, иң шәп уенчыларны ачыкладылар. Алар шулай республика энергетиклары арасында үтәсе зона ярышларына әзерләнәләр.  Район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин әйтүенчә, мини-футбол буенча зона бәйгесен дә Базарлы Матакта үткәрү планлаштырыла. Ул ярышларда җиңүчеләр  “Татэнерго” беренчелегендә көч сынашуга юллама алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International