Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, министрлар, ведомство җитәкчеләре катнашты.
Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика вәкилләре Юхмачыда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылу тантанасында булдылар, Әхмәт авылында Фәнис Бакировның атлар үрчетү буенча гаилә фермасы эшчәнлеге белән таныштылар.
Муниципаль район советы утырышында узган ел йомгаклары буенча доклад белән Әлки районы башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.