Вәсилә Фәттахова истәлегенә хәйрия концерты узачак

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бүгенге көндә әлеге концертта чыгыш ясау өчен 28 артист үз теләген белдергән. Алар арасында Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фаәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Нәзифә Кадырова, Инсаф Галимов, Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар, Алмаз Шәрифуллин («Айфара» төркеме солисты), Наил Шәймарданов, Эльмира Сөләйманова, Ильназ Бах, Ләйлә Дәүләтова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Бәйрамов һәм Ләйсән Гыймаева һ.б. Әмма чыгыш ясарга телүчеләр саны арта бара. Әлеге концертта Вәсиләнең дә берничә җыры яңгыраячак, дип белдерде концертны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International