Февраль азагында балалар иҗат йортында үткән әлеге бәйгедә төрле авыллардан 40 пенсионер катнашты. Аларның уенына Әнвәр Галимов җитәкчелегендәге хөкемдарлар бәя бирде. Ир-атлар арасында шашка бәйгесендә Иске Матактан Петр Бровков беренчелекне яулады. Ә шахматта Иске Матактан Ирина Бровковага һәм Яңа Салманнан Мөнир Заһидуллинга тиңнәр булмады. Шулай ук Хәмдия Гәрәева (Иске Чаллы), Гөлсирә Латыйпова (Ташбилге), Әсхәт Гәрәев (Карга), Илгиз Кыямов (Үргәгар) –шашкада, Искәндәр Хәлиуллин (Яңа Салман) һәм Фоат Насыйбуллин (Яңа Салман) шахматта үзләрен оста уенчылар итеп күрсәттеләр.