Анда һәр елны йөздән артык кеше катнаша. Конкурс районда биш зонада узачак. Кичә Юхмачы мәдәният йортында беренче смотр булды. Иртәгә Ташбилге клубы сәхнәсендә өлкәннәр җыр-биюдә отсалыкларын күрсәтәчәк. Фестивальдә аерым башкаручылар да, ансамбльләр һәм фольклор коллективлары да чыгыш ясый. Иң мөһиме: өлкәннәребез фестивальдә зур теләк һәм активлык белән катнашалар