Базарлы Матак урта мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәргәннәр

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Мәктәптә бу уен ел саен үткәрелә һәм балалар анда бик теләп катнаша. Чөнки “Аҗаган” физик мөмкинлекләрне генә түгел, укучыларның белемнәрен дә сыный бит. Бу уенда 12 конкурс булган, анда катнашучылар мылтыктан аткан, автоматны сүтеп-җыеп карганнар, учак якканнар, беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр һ.б. “Аҗаган”  балаларда иптәшлек, бер-береңә ярдәм итү, илебез тарихына хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли, диләр педагоглар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International