Соңгы 10 көндә район халкы 188 тонна сөт саткан

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю күләме алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да арта төшкән. “Молзавод” сөтнең литрын 17 сумнан, эшмәкәр Шәйхетдинов 17 сум 50 тиеннән кабул итә. Бу базислы майлылыктагы сөт бәясе. Ә инде  майлылыгы югары булганда кабул итүчеләр исәп-хисапны югарырак бәядән ясыйлар. Һәм, киресенчә, сыек сөткә  – бәясе дә сыек.

Сөт сату буенча шәхси хуҗалыклардагы уртача бер сыерга исәпләгәндә  Салман, Алпар, Карга, Ташбилге, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә күрсәткечләр әйбәт. Ә менә Иске Матак, Түбән Кәчи, Борискино, Үргәгар җирлекләре сөт хәзерләүдә районның уртача күрсәткеченнән түбән нәтиҗәләр белән эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International