Әлеге бәйге 2002-2003 елларда туган иң көчле спортчылар арасында үткәрелгән иде. Безнең Екатеринага да гаять җитди көндәшләр белән ярышырга туры килә. Һәр очрашуда өстен чыгып, ул финалга кадәр килеп җитә. Нәтиҗәдә Екатерина, дистәләгән көндәшләреннән көчлерәк булуын раслап, призлы урын яулый. Аңа әлеге мәртәбәле турнирның кубогы һәм дипломы тапшырыла.
Екатеринаның тренеры –әтисе Андрей Зиньков.