16-17 мартта Минзәләдә 1996-1998 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ачык турнир үткәрелгән иде. Бу зур бәйгедә районыбыз көрәшчеләре дә күркәм уңышларга ирештеләр. Түбән Әлкидән Салават Шәрипов (тренеры Р.Сәлахов), Базарлы Матактан Радмила Зәйнетдинова (И.Әхмиров) үз үлчәмнәрендә икенче урыннарны яуладылар. Иске Тахталыдан Ксения Хәйруллина (Р.Вафин) һәм Базарлы Матактан Илназ Мәрдиев (И.Әхмиров) өченче урыннарга ия булдылар.