Якын көннәрдә филиалга яңа “Туман” агрегаты кайтып җитәчәк. Мондагы отрядларда 4200 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Уҗымнар әйбәт кышлаган. Югалтулар 5 процент та юк. Үсемлекләр иртә яздан туклану алганда әйбәт уңышка өмет итәргә була.
Былтыр филиал кукуруздан яхшы уңыш алды. Силос массасы гектардан 400 центнер чыкса, бөртеклеләрнең һәр гектары 80 центнер уңыш бирде. Быел бу культура 2 мең гектарда игеләчәк. Моннан тыш, көнбагыш (1500 гектар), соя (330 гектар), рапс (300 гектар) кебек сорау да зур, бәясе дә кыйммәт булган культуралар игү күздә тотыла. Сабан эшләрендә кулланыласы техника тулысынча диярлек ремонтланган. Бүген филиалда 39 механизатор хезмәт куя. Алар язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга әзер.
ью отремонтирована техника, которая будет задействована на посевной. На сегодня в филиале трудятся 39 механизаторов. Они готовы провести весенние полевые работы в короткий срок и с качеством.