1 сентябрьдән "права"га имтихан тапшыру катлаулырак булачак

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы имтихан тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертте. Хәзер сынауның теория өлешендә элеккеге кебек 20 сорауга ике тапкыр ялгыш җавап бирү рөхсәт ителсә дә, ялгышкан очракта өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.


Практик өлеш тә катлаулана: махсус мәйданчыкта тапшыру мөмкин булган тестлар исемлеге 10нан 17гә җитә. Бәя бирү системасы да үзгәрә. Имтихан алучының таләпләрен үтәмәү тупас кагыйдә бозу буларак бәяләнә һәм моның өчен 5 штраф балл языла. Ә саклык каешын эләктермәгәнгә 3 штраф балл язачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International