Мәгълүм булганча, әлеге мәктәптә быел республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелә. Шулай ук капиталь төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән Иске Салман төп мәктәбе бинасында да электрүткәргеч линияләр сузу эшләре төгәлләнүгә таба бара. Биредә 2200 метр кабель салынган, 155 яктырткыч куелган.
“Энерготехсервис” эшчеләре Хузангай авылында белгечләр өчен төзелүче 8 йортта да электр үткәрү эшләрен алып баралар. Биредә 1 километр озынлыкта төп үткәргеч сузылган, электр счетчиклары урнаштырылган.