Әлеге мәктәп укучылары соңгы вакытта бадминтонда шактый уңышларга ирешәләр, республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Билгеле, осталыкны чарлау, ярышларга әзерләнү өчен яхшы матди база кирәк. Якташ депутатыбыз бу гозерне игътибарсыз калдырмады. Озак та тормастан спорт инвентареның беренче партиясе мәктәпкә кайтарылды. Ә бу көннәрдә тренер Максим Муштаковка Фоат Вәлиев исеменнән тагын 40 бадминтон ракеткасы һәм 50 волан җыелмасы тапшырылды.