Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, гадәт буенча, атнаның игътибарга лаек фактларын җиткерә. Узган атнада, мәсәлән, шәһәрнең иң яшь әнисенә – 19, ә иң өлкәненә – 60 яшь булган. Әтиләрнең иң яше – 20дә, иң өлкәне – 61 яшьтә.
Балаларга атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Зәринә, Ясминә, Иван, Данил, Дарья, Артем, Карина, Ясминә, Тимур. Сирәк исемнәр: Дея, Язилә, Самия, Теона, Радмила, Злата, Афина, Лия, Фарук, Тихон, Лионель, Леонард, Тимерхан.
Казанда 125 пар өйләнешкән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 19ар, иң өлкәннәренә –67 һәм 66 яшь, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.