Әлки районы кырларына яңа техника чыга

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Филиал 7632 гектарда сабан культуралары чәчәргә җыена. Шуның 2171 гектарында көнбагыш, 1270 гектарда бөртек өчен кукуруз кебек сорау зур булган культуралар игеләчәк. Язгы кыр эшләре өчен быел биредә өч яңа тырмалау агрегаты сатып алганнар. Әлеге агрегатлар җирне киң һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә мөмкинлек бирә. Шулай ук өч берәмлек зур җитештерүчән культиватор, трактор һәм комбайннар кайтарылган. Бүген механизаторлар әлеге техниканы кырга алып чыкканчы тагын бер кат көйләп күздән кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International