Биредә язгы ташуны әзерлек белән каршылыйлар. Җаваплы хезмәткәрләрдән махсус комиссия төзелгән, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кешеләрне эвакуацияләү планы булдырылган. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Дөрес, күпьеллык күзәтүләренә нигезләнеп, алпарлылар быел язгы ташу сулары аларга зыян салмас дип өметләнәләр. Соңгы тапкыр “зур” су Яңа Алпарда 2012 елның язында булган, анда да авыл халкына әллә ни зарар китермәгән.