Әлки район комиссиясендә куркынычсызлык турында сөйләштеләр

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Комиссияне район башлыгы Александр Никошин үзе җитәкли. Аның әйтүенчә, дәһшәтле шартлаулар бездән бик еракта яңгыраса да, хәзерге вәзгыятьтә  без мондый куркынычтан гарантияләнгән дип тынычланырга ярамый, киресенчә уяу булырга кирәк. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында биналарга керү юлларында кизү торуны  контрольдә тоту зарур. Авыл җирлекләрендәге буш йортлар, терлек сарайлары, колхоз-совхозлардан калган корылмалар даими күзәтү астында булырга тиеш. Гомумән, иң яхшысы – мондый иске биналарны сүтеп алу. Барыбызга да уяу булырга кирәк: мәсәлән, авылга ят машина, чит кешеләр килгән икән, бу турыда җирлек советына яисә полициягә хәбәр итү гадәткә керсен иде. Утырышта газ, электр энергиясе, су белән тәэмин итү объектларын һәрчак контрольдә тоту бурычы куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International