Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әнә шундый сөенечле саннарны хәбәр иттеләр. Кызганыч, узган айда 19 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, ике гаилә аерылышкан. Ә ел башыннан бирле 53 нарасый туган, 22 пар кавышкан, 6 гаилә таркалган, 70 кешенең гомере өзелгән.
Чагыштыру өчен: узган 2015 елның мартында районда 17 бәби туган (ел башыннан – 41), 5 гаилә төзелгән (ел башыннан – 20), 6 пар аерылышкан ( 9), 26 кеше үлгән (78).