“Нәүрүз мөбарәкбад!” дигән сүзләр белән каршы алдылар биредә кунакларны. Балалар җыр-шигырь һәм биюләр белән кыш бабайны (аны музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева уйнады) озаттылар һәм гүзәл Нәүрүзне (Рамилә Галиева) каршы алдылар. Музей хезмәткәрләре аларга Көнчыгыш халкының яраткан бәйрәме, аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.