Әлки районында патолог-анатом бүлеге модульле корпусы төзелеп бетү алдында

2016 елның 8 апреле, җомга

Соңгы елларда районда патолог-анатом бүлеге булмау сәбәпле, мәрхүмнәрне медицина экспертизасы үткәрү өчен Болгар, Чистай шәһәрләренә алып барырга туры килде. Инде әлеге борчулы мәшәкатьләр бетәчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясендә патолог-анатом бинасы сафка басып килә. Төзүчеләр  инде аның түбәсен яптылар, хәзер эчке эшләрен башкаралар. Атна ахырына алар эшләрен төгәлләргә җыеналар.

Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге патолог-анатом белгечен дә укытып кайтарды. Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Радик Вәлиев, дүрт айлык курслар тәмамлап, әлеге хезмәтне башкару хокукына ия. Алда тагын бер зур эш – патолог-анатом бүлегенә лицензия аласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International