Татарстанның кайбер районнарында сөткә бәя нигә шулай бик очсыз?

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда нибары 1 сумга гына кыйммәтрәк.

Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә билгеле булды. Өстәвенә, сөткә бәяне төрле район төрлечә билгели икән. Балтач, Саба, Әтнә районнарында халыктан сөтнең килограммын 18 сумнан сатып алсалар, Буа, Ютазы, Әгерҗе, Азнакайда бу бәя нибары 15 сум.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрдән канәгать булмавын белдерде. Ул район җитәкчеләренә сөткә бәяләрнең ни өчен шулай түбән булуын ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә боерды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International