Шулай ук Түбән Биктимер белән Түбән Әлки арасындагы автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнәчәк һәм Каракүл-Тумба юлы каты түшәмәле итеп төзеләчәк. Бу хакта “Алексеевскдорстрой” ААҖ район участогы хезмәт коллективының йомгаклау җыелышында сүз барды. Җыелышта предприятиенең генераль директоры Фоат Вәлиев һәм район башлыгы Александр Никошин катнашты.